Татарстанда тагын җиде кеше коронавирустан үлгән
Татарстанда тагын җиде кеше коронавирстан үлгән, алар арасында - 1994 елгы татарстанлы да бар. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланды. Вирус идентификацияләнгән ", - диелә ведомство хәбәрендә.
1939, 1941, 1943, 1958 һәм 1994 елгы биш ир-ат, 1938 һәм 1958 елгы ике хатын-кыз инфекция корбаны булды.
Татарстанда пандемия башланганнан бирле Covid-19дан үлем очраклары 788 булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев