Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тагын 176 кеше Covid-19 белән зарарланган, 53 кеше хастаханәгә салынган

Узган тәүлектә Татарстанда 176 коронавирус очрагы ачыкланган. Авыруны дүрт кеше республикадан читтә йоктырган, тагын 172 кеше элемтә юлы белән чирләгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

"53 кеше хастаханәгә салынган, 123 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.



Ачыкланган очракларның 100е Казанга туры килә, икенче урында – Чаллы, анда -27, өченчедә — Түбән Кама районы, монда 9 очрак ачыкланган. Моннан тыш, Чүпрәле районында алты кеше чирләгән, дүртәр — Биектау, Зәй, Тукай, өчәр — Арча, Лаеш районнарында. Азнакай, Лениногорск, Минзәлә, Питрәч, Әлмәт, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Чистай районнарында берәр яңа очрак ачыкланган.

Шулай итеп, пандемия вакытында коронавирус 30 233 кешедә ачыкланды. Аларның 24 985е инде терелгән, шул исәптән 107се узган тәүлектә.

Вакцинацияне 1 497 684 татарстанлы үтте, шуларның 1 019 541е ике прививка алган. 25 654 кеше ревакцияләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев