Казанда икенче каттан өч яшьлек малай егылып төшкән. Башы нык имгәнгән бала хастаханәнең нейрохирургия бүлегендә дәвалана. Икенче очрак Яшел Үзән районында булган. Васильево бистәсендә дүртенче каттан яшь ярымлык кыз бала егылган. Күп төрле имгәнүләргә дучар булган сабый реанимация бүлегендә дәвалана.
Җәй башыннан Республика балалар клиник хастаханәсенә тәрәзәдән егылып төшкән уннан артык сабый китерелгән инде. Бу узган елның җәй буена туры килгән очрагы кадәр, дип хәбәр ителә.
Нет комментариев