Татарстанда социаль юл йөрү билеты кыйммәтләнде
Татарстанда социаль юл йөрү билетының бәясе артты. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.
Документ нигезендә, аның яңа бәясе 21 сумга күтәрелде - аена 547 сумга кадәр. Балалар өчен юл йөрү билетлары 13 сумга кыйммәтләнде һәм хәзер 333 сум тора. Карар 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев