Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда соңгы тәүлектә таҗлы вирусның тагын 102 яңа очрагы ачыкланган

Инфекцияләнүчеләр арасында ике балигъ булмаган зат бар.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 102 яңа очрагы ачыкланды. ТР Оперштабы хәбәр иткәнчә, барлык очраклар да контакт характерында.

27 кеше медицина учреждениеләренә озатылган. Калганнары өйдә дәвалана. Инфекцияләнүчеләр арасында ике балигъ булмаган зат бар. Авыручыларның төп яше 18 дән 90 яшькә кадәр.

Иң күп инфекцияләнүчеләр Татарстан башкаласында - 55 кеше ачыкланган. Күрше Автоградта коронавирусны 11 кешедә диагностикалаганнар.
Чистайда - 5, Буа һәм Лаеш районнарында - өчәр, Аксубай, Балтач, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама, Питрәч, Спас районнарында - икешәр авыру ачыкланды.

Татарстанда пандемия башланганнан бирле 12 480 COVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 10 555, шул исәптән 22 кеше соңгы тәүлектә савыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев