Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда соңгы тәүлектә 43 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 43 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кергән.

14 кеше хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә COVID-19 каршы көрәш оперштабы.

Иң күп авыручылар Казанда - 9 һәм Норлат районында - 8. Әлмәт районында - 5, Яр Чаллыда - 4. Безнең Яшел Үзән, Менделеевск һәм Түбән Кама районнарында өчәр авыручы, Саба районында ике кеше авырый, берәр очрак Балтач, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кукмара, Питрәч һәм Теләче районнарында.

Тәүлек эчендә республикада 36 авыру сәламәтләнгән, бөтен вакыт эчендә - 7 606. Пандемия башланганнан бирле Татарстанда авыручылар саны 8 549 кешегә җитте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев