Татарстанда социаль өстәмәне кем ала? ОСФР РТ аңлатмасы
Татарстаннан эшләмәүче пенсионерлар, әгәр аларның айлык кереме пенсионерның яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, социаль өстәмә ала.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Быел бу минимум төбәктә 13 844 сумны тәшкил итә. Хәзерге вакытта Татарстанда өстәмә түләүнең уртача күләме 3611 сумга тигез, дип хәбәр итә ОСФР РТ матбугат хезмәте.
«Барысы СФРда пенсияләрне 1 099 855 татарстанлы ала. 2026 ел башыннан пенсияләр индексацияләнде: социаль пенсияләр – 1 апрельдән 6,8%ка, ә иминият пенсияләре (эшләүчеләр һәм эшләмәүчеләр өчен) – 1 гыйнвардан 7,6%ка артты. Төбәктә хәзерге вакытта картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 26 550 сумны тәшкил итә», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Өстәмә түләү алу хокукын билгеләгәндә, пенсионерга билгеләнгән түләүләр исәпкә алына: пенсия, пенсия тупланмаларыннан ашыгыч түләүләр, айлык акча һәм социаль хезмәтләр тупланмасының бәясе, шулай ук акча формасындагы социаль ярдәм чаралары, шул исәптән коммуналь хезмәтләр, телефон һәм транспорт чыгымнарын компенсацияләү. Тик натураль рәвештә генә бирелә торган льготалар исәпләүгә кертелми. Әгәр туплап алынган керем пенсионерның төбәк яшәү минимумыннан түбән булса, СФР өстәмәне гаризасыз билгели.
«Әгәр түләүләрне индексацияләү күләме узган елдагыдан түбәнрәк булса, социаль өстәмәне исәпләгәндә, пенсионерга индексация түләвен узган ел дәрәҗәсенә кадәр җиткерәләр. Пенсияне һәм АТ (айлык акча түләве) индексацияләү суммалары пенсионерның яшәү минимумыннан өстәп түләнә һәм, әгәр бу суммалар түләүләрне индексацияләүгә кадәр түләнгән охшаш суммалардан кимрәк булса, аларның аермасы социаль өстәмә күләменә кертелә һәм киләсе елның индексациясе датасына кадәр түләнә», – дип аңлатты ОСФР РТ идарәчесе Эдуард Вафин.
Татр-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев