Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда социаль челтәрләрдә теркәлү өчен яшь чиге кертергә тәкъдим иттеләр

Татарстанның Иҗтимагый палатасында балаларны һәм яшьләрне киберкуркынычлардан һәм тискәре мәгълүмати йогынтыдан саклауга багышланган очрашу узды.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Чарада Россия һәм Беларусь экспертлары катнашты.

Экспертлар социаль челтәрләрдә теркәлү өчен яшь чиге – 14 яшьтән кечерәк булмаска – кертергә һәм аккаунт төзү өчен ата-аналарның рөхсәтен мәҗбүри итәргә тәкъдим иттеләр.

Очрашуда катнашучылар куркыныч статистика китерде: соңгы елда киберҗинаятьләр саны 30%ка арткан, ә 70% бала кибербуллинг белән очраша. Беларусь экспертлары «буллинг» терминын «каярлау» һәм «мыскыллау» сүзләренә алыштырырга тәкъдим иттеләр. Алар фикеренчә, бу мәдәни үзенчәлекне сакларга ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова президент указы белән расланган РФ милли куркынычсызлык стратегиясендә куркынычсыз мәгълүмати киңлек үстерүгә һәм җәмгыятьне, иң беренче чиратта балаларны, идеологик һәм психологик йогынтыдан саклауга аерым игътибар бирелүен искә төшерде. Захарова сүзләренчә, мондый йогынты ил өчен тискәре система һәм кыйммәтләр – үз мәнфәгатьне генә уйлау, һәрнәрсәгә рөхсәтлелек, әхлаксызлык уятуга, шулай ук патриотизм идеалларын инкарь итүгә китерә.

Казань КП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев