Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда сигез поезд расписаниедән чыгарылачак һәм өч электричканың маршрутлары кыскартылачак

Аерым алганда, 1 октябрьдән шимбә һәм якшәмбе 6001нче Казан — Төрләмә һәм 6476нчы Төрләмә — Арча электричкалары йөрүдән тукталачак.

Дүшәмбедән җомгага кадәр 3 октябрьдән 6001нче Казан — Свияжск, 6476нчы Свияжск — Арча, 6440нчы Казан — Арча һәм 6431нче Арча — Казан поездлары йөрмәячәк.


14 октябрьдән җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 6383нче Казан — Йошкар-Ола, 15 октябрьдән шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә 6382нче Йошкар — Ола-Казан электричкалары расписаниедән чыгарыла.


Моннан тыш, 1 октябрьдән 6420нче Казан — Нократ Аланы шәһәр яны поездының хәрәкәт маршруты кыскарачак. Ул гамәлдәге расписание буенча Казан — Кукмара арасында йөриячәк. Казан станциясеннән көн саен 6.04 китә, Кукмарага 8.57 киләчәк.


Нократ Аланы — Казан 6425нче электричкасы Кукмара - Казан маршрутында гамәлдәге расписание буенча йөриячәк. Көн саен Кукмара станциясеннән поезд 12.06 сәгатьтә китеп, Казанга 15.04 сәгатьтә килеп җитәчәк.


Шулай ук 6479нчы Бөреле — Волжск шәһәр яны поезды маршруты кыскарачак. 17 октябрьдән ул Бөреле — Краснозаринск гамәлдәге расписание буенча йөриячәк. Аерым алганда, Бөреле станциясеннән 18.27 сәгатьтә китә, Краснозаринск станциясенә көн саен 20.22 киләчәк.


Шул ук вакытта 1 октябрьдән 6434нче Казан — Арча поезды билгеләнә. Ул көн саен Казан станциясеннән 13.14 сәгатьтә китә һәм Арчага 14.52 киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев