Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда шартлау булган: бу очраклы хәлме әллә инде...

Түбән Камада Вахитов проспектындагы 11 нче йортның беренче катында шартлау булган.

Бу хакта хәбәр иртәнге сәгать 05:08дә килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, бинадан 15 кеше мөстәкыйль рәвештә чыккан. Янгын сүндерү хезмәткәрләре тугыз кешене, шул исәптән бер баланы коткарган. Янгынны 05:29да сүндергәннәр.

 

«Ситуация ашыгыч хезмәтләр контроле астында, урында оператив штаб булдырылган, ул барлык мәсьәләләрне хәл итәчәк. Әлеге вакытта фаҗиганың шартлары ачыклана. Зыян күргән фатирларда яшәүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк», — дип хәбәр итте үз социаль челтәрләрендә Түбән Кама мэры Рамил Муллин.
 

Шәһәр үзәк хастаханәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бер ир авыр хәлдә хастаханәгә салынган. Тагын бер хатын-кыз да зыян күргән. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң аны амбулатор дәвалануга җибәргәннәр. Зыян күрүчеләргә барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.


Шартлау биш катлы йортта 25 июльдә иртәнге сәгать биштә булды. Янгын сүндерүчеләр тугыз кешене, шул исәптән баланы да коткарды. Тагын 15 кеше фатирларыннан үзләре чыгып өлгергән. Бу фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.

 

Чыганак һәм фото: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев