Татарстанда салкынрак антициклон урнашты
Татарстан халкы эсседән бераз ял итә алачак.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Республика Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 21 майда төбәккә яңа, салкынрак антициклон килгән. Шуның аркасында температура фоны түбәнәячәк.
Бүген сизелерлек явым-төшемнәр көтелми.
Шулай ук республикада шторм кисәтүе дә озайтылды. 19 майдан 25 майга кадәр урман территорияләрендә дүртенче сыйныф янгын куркынычы сакланачак.
Моннан тыш, Татарстан картасында шашлык кыздыру урыннары пәйда булачагы хәбәр ителгән иде. Россия депутатлары фикеренчә, мангал зоналары урнашу схемасы «Дәүләт хезмәтләре» порталында булырга тиеш.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев