Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда пландагы торакның өчтән берен, диярлек, файдалануга тапшырдылар

Күпфатирлы инвестицион торак программасы буенча 177 йортның 49 ы төзелгән инде.

24 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда ел башыннан 887,1 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 29,8%ын тәшкил итә. Бу хакта төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов сөйләде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда, шулай ук, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Ике атнада торакны файдалануга тапшыру динамикасы 48,0 мең кв. метр тәшкил итә», - дип билгеләп үтте республиканың Төзелеш министрлыгы җитәкчесе.

Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестиция программасы буенча планлаштырылганның 7,5%ы - гомуми мәйданы 20,5 мең кв. метр булган 363 фатирлы 11 йорт төзелгән.

2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча Татарстанда 1 млн 317,2 мең кв. метр мәйданда 177 күп фатирлы торак йорт төзү планлаштырыла.

"Нигездә, бу төзелеш алып баручылар пайчылардан җәлеп иткән акчага иске кагыйдәләр буенча төзелә торган инвестицион торак", - дип аңлатты докладчы.

Хәзерге вакытта мәйданы 348,0 мең кв. метр булган 49 күп фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган — бу планның 26,4%ы. Моннан тыш, 68 йорт югары дәрәҗәдә әзер, уртача дәрәҗәдә - 51 йорт, ә түбән әзерлек дәрәҗәсендә тагын тугыз йорт.

Моннан тыш, республикада ел эчендә 1 млн 388,2 мең кв. метр мәйданлы 10 мең 680 шәхси йорт төзергә җыеналар. 24 апрельгә 518,6 мең кв. метр мәйданлы 3 мең 990 йорт төзелгән - бу планнан 37,4%.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы җитәкчесе искә төшергәнчә, 2020 елда ул җитәкли торган ведомство РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган алты милли проектны гамәлгә ашыруда катнаша. Бу "Демография", "Торак һәм шәһәр мохите", "Экология", "Мәгариф", "Сәламәтлек саклау" һәм "Мәдәният". Аларны финанслау күләме 15 млрд сумнан артып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев