Татарстанда педикулез белән авыручылар саны артты
Татарстанда педикулез белән авыручылар саны 7,5%ка арткан.
Иң күп зыян күрүче төркем булып мәктәп укучылары (74%) тора, дип хәбәр итә Роспотребнадзор.
2022 елда 348 кеше педикулез белән зарарланган. Алар арасында 17 яшькә кадәр 244 укучы бар. Укучыларга җәйге каникуллардан соң һәм укырга кергәндә педикулезга тикшерү үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, педикулез - ул тире авыруы, аның сәбәпчесе кеше бете – тиредә һәм киемдә үрчи торган паразитик вак бөҗәк, аларның кайберләре тиф авыруын таратучы булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев