Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны бер атна эчендә 15%ка кимегән, ләкин Covid-19 янә баш калкыта...

Татарстанда әлегә грипп һәм ОРВИ авырулары күтәрелми.

Ләкин, бер атна эчендә Covid-19 очраклары якынча бер ярым тапкырга арткан. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Без авыруларның артуын билгеләп үтәбез, ул традицион һәм көтелгән, бездә ел саен була торган эпидемиологик хәлне исәпкә алып фаразланган", – дип билгеләп үтте санитар табиб.

Аның сүзләренчә, татарстанлылар еш кына Covid-19 белән гадәти ОРВИ кебек яки симптомсыз авырый, республика халкының 4 проценты катырак кичерә – пневмония белән авырый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда 100% очракта «Омикрон» штаммы һәм аның төрләре әйләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев