Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда өлкәннәр өчен «балалар бакчалары» булдыру тәкъдим ителде

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил (балалар омбудсмены) Светлана Захарова Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләр өчен балалар бакчаларына охшаш учреждениеләр булдыру тәкъдиме белән чыкты.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Бу инициатива «Бердәм Россия» партиясенең халык программасына тәкъдимнәр туплау форумында яңгырады.

Светлана Захарова сүзләренчә, тәкъдим ителгән учреждениеләр кешеләргә өлкән әти-әниләре турында кайгырту өчен эштән баш тартмаска мөмкинлек бирәчәк. Бу гаиләләргә бергә калырга һәм бер үк вакытта хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә ярдәм итәчәк.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру республикада инде эшләп килүче актив озын гомер программасына, шул исәптән «Өченче яшь университеты»на (Университет третьего возраста) һәм өлкәннәр өчен кабул итүче гаиләләр институтына өстәмә булып торырга мөмкин. Уңышлы булган очракта, Татарстан тәҗрибәсен бөтен Россиягә тарату тәкъдим ителә.

КП Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев