Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда миллионнан артык пенсионер акчалата түләү ала

Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 24 авгус тында кабул ителгән «Пенсия алучы гражданнарга бер тапкыр бирелүче акчалата түләү турында»гы Указы нигезендә, даими рәвештә Россия Федерациясе территориясендә яшәп, агымдагы елның 31 августына пенсия алучы гражданнарга 2021 елның сентябрендә 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча түләнәчәк.

Бу акчаны Россия Пенсия фонды линиясе буенча иминият пенсиясе алучы хәрби һәм көч ведомстволары пенсионерлары да алачак (фиксацияләнгән түләү исәпкә алынмый).

 

– Пенсионер алган әлеге акчалата түләү аңа башка төр түләүләр һәм социаль ведомстволар күрсәтә торган социаль ярдәм чараларын билгеләгәндә исәпкә алынмый. Бу акчадан суд карарлары һәм башкарма документлар нигезендә тотып калулар башкарылмый. Президент аны якланган түләү дип бәяләде, – дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Шунысын искәртү зарур, бер тапкыр бирелүче әлеге акчаны алу өчен Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, түләү автомат рәвештә билгеләнә, һәм пенсия белән бергә бирелә. 2021 елның сентябрендә 10000 сум акча түләнмәгән очракта акча алдагы айларда күчереләчәк.
Татарстан Республикасында әлеге төр түләүне 1120000 пенсионер алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев