Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү эшләре тәмамланды

Узып баручы елда Татарстанда 57 иҗтимагый киңлек төзекләндерелде: 49 территория Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру федераль программасы кысаларында яңартылды, тагын 8 объект - Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүче булды.

Программаның иң эре объектлары Яшел Үзәннең Мирный микрорайонында «Каенлык» паркы (93 млн сум), шулай ук Әлмәттә «Көнбатыш капкалар» микрорайонында квартал эчендәге Риза Фәхретдин бульварлары (ике проект та 78,5 млн сумнан артык финансланган) булды.

Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүче объектлар арасында Бөгелмәдә М.Җәлил урамы буенча урнашкан Үзәк шәһәр сулыгы янындагы территорияне төзекләндерү проекты иң зурысы булды. Аны яңартуга 79,6 млн. сум бүлеп бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, ике программа да «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының бер өлеше булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев