Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда күп балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга 273,5 млн сум бүлеп биреләчәк

Татарстанның 2026 елга билгеләнгән бюджетында биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә 273,5 млн сум каралган.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярдәм республика бюджеты акчалары исәбеннән торак алуга бирелә торган сертификатлар аша күрсәтеләчәк.

Ведомствода искә төшерүләренчә, 2007 елдан 2025 елга кадәр Татарстанда бюджет акчалары исәбеннән күп балалы гаиләләр өчен 651 сертификат рәсмиләштерелгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев