Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Котырган песи хуҗасына ташланган

Татарстанда ел башыннан котыру чире хайваннарда 11 тапкыр ачыкланган һәм торган саен бу исемлектә йорт хайваннары арта бара.

Саба районында яңа очрак билгеле булды. Монда Сатыш авылындагы шәхси хуҗалыкта мәче хуҗасына ташланган. Ветеринар табиблар әйтүенчә, ул усаллана һәм үзен – хуҗасын танымаган кебек тота башлый. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге территориядә 60 көнгә карантин кертү турында Указны имзалады.

Авыру таралуның сәбәпләрен ачыклар өчен ТНВ корреспонденты Инзилә Хөсәенова Сабага юл тоткан.

ТНВ

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев