Татарстанда коронавирусның 39 яңа очрагын ачыклаганнар
Бүген Татарстанда COVID-19 коронавирусының 39 яңа очрагы расланган (кичә 40 иде), барысы да контактта булган.
Унбер кеше хастаханәгә озатыла, 28 кеше өйдә дәвалана.
21 яңа очрак Казанда, 4 - Түбән Камада, 3 - Яр Чаллыда. Икешәр - Биектау һәм Алабуга районнары. Яшел Үзән районында - 1. Әлмәт, Арча, Балтач, Лаеш, Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарында шулай ук берәр очрак ачыкланган.
Барлыгы 21 июньгә республикада 4231 СОVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 3091 кеше савыкты, шул исәптән 32 кеше узган тәүлектә. Дәвалауда 1128 кеше кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев