Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда коронавирус очраклары саны 1305гә җитте

Татарстанда Covid-19 очракларының артуы буенча чираттагы антирекорд урнаштырылган. Соңгы тәүлек эчендә 1305 кеше коронавирус йоктырган, аларның унысы, республикадан читтә йоктырган.

"96 кеше хастаханәгә салынган, 1209ы өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.



Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, 92 авыру - 18 яшькә кадәрге балалар. Очракларның яртысы (657) Казанга туры килә, Чаллыда 278 авыру ачыкланган. Районнар арасында иң күп авыручылар Арча (48), Тукай (27) һәм Буа (23) районнарында теркәлгән. Безнең Яшел Үзән районында - 7 кеше.

Шулай итеп, Covid-19 очракларының гомуми саны пандемия башланганнан бирле 56 меңнән артып киткән, 40,5 мең кеше терелгән. Соңгы тәүлектә 3,5 мең кеше вакцинация узды, барлыгы 2,4 млн прививка ясатылды, 1,8 млн кеше тулы курс узды.

Коронавирусның корбаннары - дүрт татарстанлы: 1937 һәм 1942 елларда туган ике ир-ат һәм 1935 һәм 1938 елларда туган ике хатын-кыз. Коронавирус нәтиҗәләре аркасында республиканың 1627 кешесе үлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев