Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгән
1975 елгы ир-ат үпкә ялкынсынуы белән Чистай үзәк хастаханәсе базасындагы вакытлыча инфекция госпиталенә озатыла.
Хәле хроник авыруларның кискенләшүе фонында начарлана. Коронавируслы инфекция булуы лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә расланган.
1962 елгы ир-ат Чаллы инфекция хастаханәсенә ике яклы үпкә ялкынсынуы белән китерелгән. Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
10 октябрьгә COVID-19 дан 87 үлем очрагы теркәлгән.
Фото https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев