Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы МӘҖБҮРИ вакцинация кертелде

Бүгенге көннән башлап Татарстанда аерым категориядәге гражданнар өчен яңа коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация игълан ителде.

Тиешле карарны республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина имзалады. Мондый чарага Татарстанда Covid-19 авыруы буенча начар эпидемиологик вәзгыять этәрде.

Мәҗбүри вакцинацияне 60 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр, медицина, мәгариф һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре, транспорт оешмалары һәм энергетика, сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр ясатырга тиеш. Шулай ук бу хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренә: чәчтарашханә, мунча, спорт учреждениеләре, көнкүреш хезмәтләре, сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектлары, банклар, почта, такси, кәрәзле элемтә салоннары, ТКХ өлкәсе оешмаларына да кагыла.

Моннан тыш, мәҗбүри вакцинация музейлар, кино, концерт һәм күргәзмә заллары, китапханәләр, ял итү һәм күңел ачу үзәкләре, балалар лагерьлары, туризм өлкәсе, ММЧ хезмәткәрләре, даруханә, ветеринария клиникалары, кунакханәләр, автосервислар, вузлардан һәм сузлардан читтә практика узучы студентларга да кагыла.

6 декабрьгә кадәр оешма җитәкчеләре хезмәткәрләрне икенче компонент белән вакцинацияләүне тәэмин итәргә тиеш. "9 ноябрьдән вакцинациянең беренче этабын узмаган хезмәткәрләр эштән читләштерелергә тиеш, ә 7 декабрьдән - яңа коронавирус инфекциягә каршы вакцинаның икенче компонентын алмаган кешеләр, - дип аңлаттылар агентлыкка Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә.

Карар вакцинациягә каршы күрсәтмәләр документаль рәвештә рәсмиләштерелгән республика халкына кагылмый. Коллективларда, Covid-19 белән соңгы ярты елда авыручыларны да исәпкә алып, хезмәткәрләрнең 80%тан да ким булмаган өлешенең прививкалары булырга тиеш.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы 60 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларга вакцинацияне өйләрендә ясауны оештыру чараларын күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев