Татарстанда коронавирус белән авыруның 88 яңа очрагын ачыклаганнар
Узган тәүлектә Татарстанда авыруның 88 яңа очрагы ачыкланды. Күпчелек йоктыручылар Казанда (51), Чаллыда - 12, Яшел Үзән районында - 5, Арча районында - 3, Әтнә һәм Саба районнарыннан - 2шәр, Азнакай, Аксубай, Әлки, Апас, Балтач, Буа, Биектау, Лаеш, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш һәм Ютазы районнарыннан 1әр кеше.
1 очрак - читтән килгән, 87 – контактта булган. 20 кеше хастаханәгә озатылган, 68 кеше өйдә дәвалана (җиңел яки симптомсыз форма), - дип хәбәр итә инфекция белән көрәш буенча төбәк оперативтабы.
Инфекция йоктыручы 23 кеше 18дән 30 яшькә кадәр, 26 - 30дан 50 яшькә кадәр, 16 - 50 дән 60 яшькә кадәр, 16 – 60тан 70 яшькә кадәр, 6 - 70тән 80 яшькә кадәр, 1 – 80нән 90 яшькә кадәр.
Республикада пандемия башланганнан бирле 2400 йоктыру очрагы теркәлгән. 1301 авыру терелгән, 8е - вафат булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев