Татарстанда киләсе атнада җылыта
Республика территориясендә 26 майда һава 22 градуска кадәр җылыначак.
Татарстанда киләсе атнада җылыту көтелә, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәгеннән синоптиклар. Әйтик, 25 һәм 26 майда явым-төшемнәр тәүлекнең караңгы вакытында һәм кайбер районнарда гына булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы 3... 9 градус, ә көндез - 15... 20 градус (25 май) һәм 17... 22 градус (26 май). Ниһаять!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев