Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда киләсе атнадан +26 градуска кадәр җылытачак

Татарстанда җылыну көтелә - атна ахырына һава температурасы көндез +22 градуска җитәчәк.

Ә киләсе атнада һава тагын да җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә Татарстан циклоннар һәм аларның фронталь өлешләре йогынтысында калачак. Җомга һәм шимбә көннәрендә яңгыр, томан көтелә. Төнге сәгатьләрдә – +7дән +12 градуска кадәр, көндез +14тән +19га кадәр җылылык фаразлана. 18 сентябрьдә температураның күтәрелүе көтелә: төнлә +9-14 градус һәм көндез +17-22. Урыны белән тагын кыска вакытлы яңгырлар узачак.

Дүшәмбе, 19 сентябрьдә, безнең төбәк бик җылы һәм тотрыксыз һава массасында булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар көтелә. Температура фоны сизелерлек югары менәчәк һәм төнлә +11-16 градус, көндез +21-26 градус булачак. 20 сентябрьдә, салкын атмосфера фронты килү сәбәпле, температура бераз түбәнәя – +18-23 градус. Синоптиклар кабат кыска вакытлы яңгыр фаразлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев