Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда халыкка социаль ярдәм чаралары күрсәтү өчен “Кайгырту” ("Забота") платформасын эшләтеп җибәрделәр

Сервис ташламаларга гариза бирергә һәм мөрәҗәгатьнең статусын күзәтергә мөмкинлек бирә.

Татарстанлыларга социаль ярдәм чаралары күрсәтү өчен “Кайгырту” платформасын эшләтеп җибәрделәр. Сервис нинди ташламалар барлыгын белергә, аларны алуга гариза бирергә һәм үз мөрәҗәгатенең статусын күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Хәзерге вакытта яңа платформа ярдәмендә татарстанлылар өчен каралган 59 ярдәм чараларының 8ен рәсмиләштерергә мөмкин. Бу ел дәвамында мөмкин булган чаралар санын 15 кә кадәр җиткерү планлаштырыла.
Бүгенгә “Кайгырту” сервисы инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташлама, балага айлык пособие, балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвенең бер өлешен төп һәм өстәмә компенсация, күпбалалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, юл йөрү һәм даруларга субсидия-ташлама, пенсионерларга юл йөрү өчен айлык акчалата түләү алырга мөмкинлек бирә.

Түләүләр алуга гариза биргәндә платформа 20% ка кадәр вакытны экономияли. Кулланучыларга мәгълүматны мөстәкыйль күрсәтергә кирәкми: барысы да тутырыла һәм автомат рәвештә чат-ботлар ярдәмендә тикшерелә. Моннан тыш, сервис халыкка, аның цифрлы профилендә саклана торган мәгълүматтан чыгып, мөмкин булган ярдәм чаралары турында хәбәр итә. Нәтиҗәдә, субсидияләр алу өчен кулланучылар өч тапкыр кимрәк адым ясыйлар һәм 12 тапкырга тизрәк үзләренә кирәкле ярдәм чарасын табалар.

Республика халкы, шулай ук бирелгән гариза статусын күзәтеп тора һәм түләүләрне алуның төгәл срокларын белә ала. Платформага кертелгән калькулятор түләүләрнең суммасын исәпләргә ярдәм итәчәк.

Түләүләрне алу өчен татарстанлылар үзләренең банк картасын бәйләргә мөмкин. Ел ахырына кадәр платформада «МИР»ның яңа картасына заказ бирү мөмкинлеге барлыкка киләчәк, дип билгеләп үтте Радик Гыйсмәтов. Моннан тыш, балалары булган гаиләләр, шул исәптән күпбалалы гаиләләр өчен билгеләнгән тагын 7 яңа ташлама барлыкка киләчәк. 2021 елның икенче кварталында программаны тулысынча татар теленә тәрҗемә итү планлаштырыла, дип өстәде спикер.

Кушымтаны App Store һәм Google Play да, шулай ук Zabota.Tatar.ru сайтында алырга мөмкин. Радик Гыйсмәтов билгеләп үткәнчә, бүгенгә программаны 87 кулланучы алган һәм алар инде уңай бәяләмәләр калдыра башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев