Татарстанда "катастрофик" рәвештә коронавирусны дәвалау өчен кан плазмасы җитми
Табиблар, хәзер авыручыларга ярдәм итү өчен, Covid-19 белән авырып терелүчеләрне кан бирергә чакырды.
Covid-19 коронавирусы белән авырганнарга хәзер авыручыларны коткару өчен кан бирергә кирәк. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты, РКБ терапия клиникасы шефы Диана Абдулганиева белдерде.
"Сүз Covid-19 яңа коронавирус инфекциясен дәвалау турында барганда, әлеге инфекциядән интегүче пациентларга ярдәм итә ала торган һәр препарат мөһим", - дип ассызыклады Абдулганиева.
Шул ук вакытта, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының анестезиология-реаниматология буенча баш штаттан тыш белгеч, РКБ анестезиология һәм реанимация клиникасы шефы Айнагөль Баялиева, бөтен республика буенча коронавирус белән авыруларны дәвалау өчен плазма җитми, дип раслады.
"Безнең зур ихтыяҗ һәм зур мохтаҗлык бар, ә донорлар - торган саен азрак", - дип аңлатты Баялиева.
Кемнәр кан плазмасы доноры була алуы турында тулырак мәгълүматны Sntat порталында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев