Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда кафе һәм рестораннар эшләү вакытын чикләячәкләр

Республикада төнлә мавыктыргыч күңел ачу чаралары үткәрергә ярамый.

Татарстанда 31 октябрьдән җәмәгать туклануы йортлары эше һәм мавыктыргыч-күңел ачу чаралары үткәрү вакытын чикләячәкләр. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Кафе, ресторан һәм башка җәмәгать туклануы объектлары үз эшләрен 23 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр туктатырга тиеш булачак. Бу чикләү "гражданнарга биналарны кертмичә генә хезмәт күрсәтү, заказлар китерү, аэропортлар, вокзаллар территорияләрендә җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү" кагылмаячак.

Шул ук вакыт аралыгында республикада мавыктыргыч-күңел ачу чаралары үткәрү мөмкин булмаячак.

Элегрәк Covid-19 коронавирусының таралуын булдырмау өчен ил төбәкләре хакимиятләре өчен шундый ук рекомендацияләрне федераль Роспотребнадзор чыгарды, бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итт

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев