Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә авыл җирлеге башлыгы һәлак булган: аның өч баласы калган

Кичә, 1 июльдә, Әгерҗе районында “Нива” һәм Opel чит ил машиналары катнашында коточкыч һәлакәт булган.

Нива автомобиле руле артында 43 яшьлек  Әгерҗе районының Крында авыл җирлеге башлыгы Альберт Нәфыйков булган, ул алынган җәрәхәтләрдән урында үлгән.

Альберт Нәфыйков Крында авылында туган. 2021 елның сентябреннән Крында авыл җирлеген җитәкли башлый. Коллегалары билгеләп үткәнчә, җитәкче, үз эшенә җаваплы һәм хезмәт сөючән якын килеп, авылны төзекләндерү өчен мөмкин булганның барысын да эшләгән.

Аның хатыны һәм өч баласы калган, дип хәбәр итә Әгерҗе районы матбугат хезмәте.

 

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев