Татарстанда ишегалларында кошларны ашатучылар өчен штраф яный
Күп фатирлы йортлар ишегалдында кошларны ипи, ботка һәм башка азык белән ашату штрафка китерергә мөмкин. Бу хакта Татарстан торак инспекциясе хәбәр итә.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Ведомство фикеренчә, күгәрчен тизәге:
- биналарның һәм балалар мәйданчыкларының тышкы кыяфәтен боза;
- металл конструкцияләрнең коррозиясенә китерергә мөмкин;
- антисанитария тудыра;
- автомобиль хуҗалары белән конфликтларга сәбәп була.
РФ КоАПның 8.2 маддәсе («Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәү») буенча кошларны ашатучыларга штраф салынырга мөмкин:
- физик затларга – 2 меңнән 3 мең сумга кадәр;
- вазыйфаи затларга – 10 меңнән 30 мең сумга кадәр;
- юридик затларга – 100 меңнән 250 мең сумга кадәр.
Канунны кабат бозган очракта штраф күләме арта:
- физик затлар өчен – 3–5 мең сум;
- вазыйфаи затлар өчен – 30–40 мең сум;
- юридик затлар өчен – 250–400 мең сум.
Челнинские известия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев