Татарстанда интеллектуаль транспорт системалары буенча онлайн-хакатон узачак
Чарада катнашуга аналитиклар, дата-сайентистлар һәм Python-эшләүчеләр (разработчиклар) чакырыла.
Татарстанда республика Хөкүмәте ярдәмендә «Интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр элементлары» онлайн-хакатоны узачак. Бу хакта вакыйганы оештыручылар хәбәр итә. Чара 23-30 майда узачак. Анда катнашуга бөтен Россиядән аналитиклар, дата-сайентистлар һәм Python-разработчиклар чакырыла. Гаризаны 20 майга кадәр бирергә мөмкин. Алдагы вакыйга Digital Superhero исеме астындагы хакатоннар марафонының беренче чарасы булачак. Ул, профильле министрлыклар һәм ведомстволарны җәлеп итеп, икътисадның төрле өлкәләре бурычларына цифрлы технологияләр өлкәсендә идеяләрне үстерү өчен уңай шартлар тудыруны тәэмин итәргә тиеш.
Проектның идеологы һәм гамәлгә куючысы - ТР «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, ә координаторы - ТР Дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләрнең һәм элемтәсенең цифрлы үсеш министрлыгы. Чара партнерлары - InnoSTage компанияләр төркеме һәм «Казан-Телематика» компаниясе (НТС концерны). «Без проектка ярдәм итәргә шат, чөнки икътисадны һәм социаль өлкәне цифрлаштыру бурычын хәл итү өчен профильле министрлыклар һәм оешмалар көчләрен берләштерү мөһим», - дип шәрехләде проектның төп идеясен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы Айрат Хәйруллин. Үз чиратында "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "ведомство һәм тармак аерымлыгын җиңү цифрлаштыру процессының барлык катнашучыларына үз эшләнмәләренең гамәли кушымталары спектрын киңәйтергә, хезмәттәшләр белән продуктив элемтәләрне җайга салырга мөмкинлек бирәчәк".
Хакатон нәтиҗәләре буенча иң яхшы командалар акчалата приз, үз инициативаларын эшләп бетерүдә һәм аларны сынауда ярдәм, шулай ук эшкә чакыру мөмкинлеге алачак. Проектны гамәлгә ашыру графигын карарга һәм катнашуга хакатон сайтында гариза бирергә мөмкин - www.dshkazan.ru/its. Тулаем алганда, Digital Superhero хакатоннары майдан сентябрьгә кадәр онлайн-форматта узачак. Татарстан хакимияте аларны актуаль бурычлар белән тәэмин итәчәк, ә партнерлар яңа идеяләрне эшләп бетерү һәм гамәлгә кертү өчен мәйданчыклар бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев