Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда иң югары уртача хезмәт хакын кемнәр ала?

2025 елның гыйнвар-декабрь айларында Татарстанда предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләренә, кече эшмәкәрлекне дә кертеп, исәпләнгән уртача айлык хезмәт хакы 90,5 мең сум тәшкил иткән һәм 2024 ел белән чагыштырганда 20 процентка үскән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Узган ел иң югары уртача айлык хезмәт хакы түбәндәге өлкәләрдә теркәлгән:
▪️ фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр – 141,7 мең сум
▪️ мәгълүмат һәм элемтә – 136,4 мең сум
▪️ финанслар һәм иминиятләштерү – 131,7 мең сум
▪️ эшкәртү производствосы – 116,9 мең сум
▪️ электр энергиясен, газ, пар белән тәэмин итү, һаваны кондицияләү – 100,9 мең сум

Узган ел уртача айлык хезмәт хакының иң түбән күрсәткечләре түбәндәге өлкәләрдә:
▪️ күчемсез милек сату – 55,3 мең сум
▪️ кунаханә бизнесы һәм ашханә – 59,6 мең сум
▪️ администрация – 63,6 мең сум
▪️ мәгариф – 68,8 мең сум
▪️ күпләп һәм ваклап сату, автотранспорт чараларын һәм мотоциклларны ремонтлау – 68,3 мең сум

Челнинские известия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев