Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү башланды
Форум Россия, Мәскәү, Кемерово, Ленинград һәм Свердловск өлкәләреннән, Башкортстан, Марий Эл һәм башка төбәкләрдән, шул исәптән, Татарстан республикаларыннан мөселманнарны берләштерде. Чара дүрт көн дәвам итәчәк.
Форумга килгән делегатлар арасында экспертлар, галимнәр, популяр вәгазьчеләр бар. Фәнни-танып-белү лекцияләре, вәгазьләр, презентацияләр һәм мастер-класслар оештырылачак. Программага шулай ук квестлар, тренинглар һәм спорт ярышлары да кертелгән.
Форумның иң истәлекле көне чәршәмбе, 5 гыйнварда булачак. Болгарда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясаячак, ул юбилей елы чаралары турында сөйләячәк. Аның урынбасары - профессор, политология докторы, РИУ һәм КИУ ректоры, Ислам белеме буенча Бөтенроссия советы рәисе Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин Россиядә ислам тарихы, шул исәптән Идел буе Болгарында 922 ел вакыйгаларының сәбәпләре һәм әһәмияте турында лекция укыячак.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, бу вакыйга шулай ук премьера мәйданчыгы булачак. Биредә беренче тапкыр «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмының киңәйтелгән трейлеры һәм «Хозур ТВ» телеканалы студиясенең татар теленә тәрҗемә ителгән «Билал» тарихи-маҗаралы тулы метражлы анимация фильмы күрсәтеләчәк.
Моннан тыш, форумда беренче тапкыр татар батырының образын гәүдәләндерүче «Туган батыр» милли проектын тәкъдим итәчәкләр. Аны ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә «Туган авыл» Милли-туристик комплексы тормышка ашыра. Чара шимбә көнне, 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев