Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда яшәүче хатын-кыз балаларын буган, эссе мунчада бикләп тоткан

Җинаять эше, расланылган гаепләү белән, судка карап тикшерүгә җибәрелгән.

Әгерҗедә яшәүче бер хатын-кыз, балигъ булмаган ятимнәрне тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәүдә гаепләнеп, суд хөкеме алдына басачак.

Тикшерү материалларына караганда, опекун хатын-кыз (2008 һәм 2012 елгы балаларны опекунга алган булган) ике ел буе балаларны җәберләп тоткан. Аларны бернинди сәбәпсез кыйнаган, кулына нәрсә эләксә – шуның белән суккан, башларын тимер чүмеч белән төйгән, буган, бик эссе мунчада бикләп тоткан. Башка төрле җәберләү чараларын да кулланган.

Балалар, башка яшәү урынына күчкәч кенә, опекунның үзләренә карата рәхимсез мөнәсәбәте турында сөйләгән.

vatantat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев