Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» проекты кысаларында 2877 юл билгесе урнаштырылды

«Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының төп бурычларыннан берсе – юл хәрәкәте иминлеген ныгыту. Проект ярдәмендә республикабызда җәяүлеләр кичүләрен төзәтәләр, яңа светофорлар һәм юл билгеләре кую эшләрен алып баралар.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Татарстанда 2023 елда проект кысаларында 2877 юл билгесе, 11,6 км озынлыктагы барьер, 3789,4 метр җәяүлеләр киртәсе урнаштырылды. Шулай ук 8,847 яктырткыч, 18,8 км тротуар төзелеп бетерелде. Өстәвенә, 20 җәяүлеләр кичүе, 4,5 км велосипед юлы, 35 ясалма тигезсезлек, 53 тукталыш павильоны һәм 2470 юл сигнал баганасы куелды. Бу турыда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.

2025 елда Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә юл хәрәкәтен автоматлаштырылган идарә итү системасын үстерү эшләре дә дәвам итте. Юл хәрәкәтен адаптив идарә итү системасы белән җиһазландырылган 19 яңа светофор урнаштырылды – шуларның 13е Казанда, 6сы Яр Чаллыда.

Светофор системаларын яңарту хәрәкәттәге аварияләрне киметергә ярдәм итә, шулай ук ул йөрүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә уңайлы шартлар тудыра. АССУД (автоматлаштырылган юл хәрәкәтен идарә итү системасы) урнаштыру юллардагы йөкләнешкә карап светофорлар эшен акыллы рәвештә көйләргә мөмкинлек бирә.

«Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү – республикабызның өстенлекле бурычларының берсе. Соңгы елларда төбәкнең юл инфраструктурасын яхшырту юнәлешендә зур эшләр башкарылды. Болар барысы да хәрәкәт иминлеген һәм халыкка уңайлылыкны арттырырга юнәлдерелгән. Бу эшләр бу ел да дәвам итәчәк», – дип белдерде республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Рәнис Фәйзуллин.

Милли проект кысаларында планлаштырылган чараларның нәтиҗәлелеге түбәндәге күрсәткечләрдә чагылыш тапты: шәһәр агломерацияләрендә нормативларга туры килгән юлларның өлеше 90,46% тәшкил итте, төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары бу күрсәткече 52,23% булса, терәк челтәренә кергән төбәк юллары өчен ул 85,18% ка җитте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев