Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанда һәр бишенче чыгарылыш укучысы информатика фәненнән БДИ тапшырачак

Быел 23,7 меңнән артык мәктәп укучысы ОГЭ һәм БДИ тапшыру өчен информатиканы сайлаган.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шулардан 20 меңгә якыны – тугызынчы сыйныф укучылары, ә 3,6 меңе – унберенче сыйныф укучылары. Шулай итеп, информатика фәненнән БДИны барлык чыгарылыш укучыларының 22 проценты тапшырачак. Бу хакта ТР Цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тугызынчы сыйныфлар арасында информатика популярлык буенча дүртенче урында тора. Тапшыру өчен мәҗбүри булган рус теле һәм математикадан соң, иң күп сайланган фән – география булган.

ИТ-һөнәрләргә Татарстанның 11 югары уку йортына һәм 30 колледж һәм техникумына керергә мөмкин. 2025 елда бу юнәлеш буенча югары уку йортларын 2,8 меңнән артык студент тәмамлаган, ә урта һөнәри белем учреждениеләрен бетерүчеләр саны 829 кешегә җиткән.

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев