Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда гыйнвар өчен хезмәт хакына өстәмә кемнәр алачак

Кайбер татарстанлылар гыйнвар өчен хезмәт хакларына өстәмә алачак. Бу кемнәргә кагыла — «Татар-информ» материалында.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Гыйнвар башында биш көнлек эш атнасында эшләүче республикалылар 11 көн рәттән ял итте. Әмма сменалы график буенча эшләүчеләр, шулай ук эш бирүчеләр эшкә җәлеп иткән башка категорияләр бу көннәрдә эшләде.

Хезмәт кодексы нигезендә, бәйрәм көнендә эшләгән өчен хезмәт хакы ике тапкыр арттырылып түләнергә тиеш. Гыйнварда бәйрәм көннәре 1еннән 8енә кадәр иде. Бу чордагы һәр эш көне өчен хезмәткәргә хезмәт хакы ике тапкыр арттырылып исәпләнергә тиеш. Арттырылган хезмәт хакын татарстанлылар февраль башында алачак.

Әгәр хезмәткәр бәйрәм көнендә тулы көн түгел, ә берничә сәгать кенә эшләгән булса, ул сәгатьләр дә ике тапкыр күләмдә түләнергә тиеш.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев