Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда февраль аенда кемгә өстәмә хезмәт хакы түләнәчәк?

Кайбер татарстанлылар февраль өчен хезмәт хакына өстәмә түләү алачак.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Февральдә биш көн эшләүче республика халкының өстәмә ял көне булды – 23 февраль. Ләкин бу көнне сменалы графикта эшләүчеләр, шулай ук төрле сәбәпләр белән эшкә җәлеп ителгән башка категорияләр хезмәт итте.

РФ Хезмәт кодексы нигезләмәләре буенча, рәсми бәйрәм көнендәге хезмәт икеләтә күләмдә түләнергә тиеш. 23 февраль эшләми торган бәйрәм көннәре санына кергәнгә, бу көнне эшләү өчен хезмәткәрләргә икеләтә түләү исәпләнә. Димәк, республика халкы март башында хезмәт хакына өстәмә түләү алачак.

Әгәр хезмәткәр бәйрәм көнендә бөтен сменасын түгел, ә берничә сәгатен генә эшләсә, барыбер кире исәпләү үткәрелә: фактик эшләнгән вакыт икеләтә күләмдә түләнә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев