Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда «Фермер мәктәбе» старт ала

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Фермер мәктәбе» укыту проектында катнашу өчен конкурс нигезендә сайлап алу башлануы турында хәбәр итә.

«Фермер мәктәбе» проекты яңа финанс ягыннан тотрыклы һәм рентабельле фермер хуҗалыкларын булдыруга ярдәм итүгә, инде гамәлдә булганнарның нәтиҗәлелеген күтәрүгә, агросәнәгать комплексында бизнес алып баруның иң яхшы тәҗрибәләрен үстерүгә һәм алга җибәрүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» проекты ярдәмендә яңа эш урыннары гына булдырылмый, ә җирле базарда кирәкле сыйфатлы фермерлык продукциясенең яңа брендлары да барлыкка киләчәк.
Конкурста сайлап алуда катнашу өчен 12-27 гыйнварда sh.fermer_rt@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Конкурс турындагы Нигезләмә һәм башка документлар белән тулырак министрлык сайтында танышырга мөмкин.

Һәр катнашучыдан бер генә проект тәкъдим ителергә мөмкин. Конкурс материаллары эксперт жюри утырышларында каралачак. Җиңүчеләр грант ярдәме алу өчен билгеләнгән диплом белән "Фермер хуҗалыгы агробизнес" 252 сәгатьлек һөнәри әзерлек программасы буенча бушлай укуга сертификатлар алачак.

Шулай ук, агросәнәгать комплексының әйдәп баручы предприятиеләрендә һәм Татарстанның иң яхшы фермер хуҗалыкларында стажировка узу, программада катнашучыларга алга таба ярдәм итү чаралары каралган. Укулар 2021 елның 24 февраленә башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев