Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда фатирлардагы хайваннар санын чикләргә тәкъдим иттеләр

Татарстанда күп фатирлы йортлардагы фатирларда өй хайваннарын тоту нормаларын кертү мөмкинлеге карала. Республика Кабинетының тиешле карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Документта бер хайванга туры килә торган мәйдан нормасы билгеләү күздә тотыла.

«Күп фатирлы йортның торак бүлмәләрендә гомуми мәйданның һәр 18 квадрат метрына бер эттән яки бер мәчедән артык тотарга ярамый», – дип язылган документта.

Моннан тыш, аерым торак төрләре өчен дә чикләүләр кертергә тәкъдим ителә. Атап әйткәндә, коммуналь фатирларда һәм берничә гаилә яшәгән бүлмәләрдә куркыныч токымлы этләрне тотуны тыярга планлаштыралар.

Моннан элек Дәүләт Думасы депутаты Евгений Марченко түбәнге палатага торак мәйданына карап фатирларда этләр һәм мәчеләрнең чик санын билгеләүне күздә тотучы закон проектын керткән иде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев