Республика территориясенә салкын атмосфера фронтының үтеп керүе көтелә Татарстанда эссе һава торышы 27 нче майга кадәр сакланачак. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр итте. 27 нче майда республика территориясенә салкын атмосфера фронтының үтеп керүе, көндез 20-25 градус...
Татарстанда эссе һава торышы 27 нче майга кадәр сакланачак. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр итте.
27 нче майда республика территориясенә салкын атмосфера фронтының үтеп керүе, көндез 20-25 градус җылы булуы көтелә. Соңыннан һава температурасы 17-23 градус җылыга кадәр төшәчәк.
24 нче майда көндез 26-31, 25 нче майда 32 градуска кадәр җылы була. Ял көннәрендә явым-төшем көтелми, дип хәбәр итә Татар-информ агентлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев