Татарстанда эшкуарны 22 млн сумлык салым махинацияләрендә гаеплиләр
Татарстанда фирманың директоры һәм гамәлгә куючысы салым түләүдән качуда шикләнелә, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Тикшерүчеләр мәгълүматы буенча, сүз "Сапфир" ҖЧҖ хуҗасы турында бара.
Тикшерү билгеләгәнчә, 2022 елдан 2024 елга кадәр эшкуар салым декларацияләрендә ялган мәгълүматлар күрсәткән, 10 контрагент белән килешүләр төзүе турында ялган фактлар биргән. Шул рәвешле ул 22 млн сумлык НДС түләүдән котылган.
Салым махинацияләрен тикшерүчеләр икътисади полиция һәм салым органнары белән бергә ачкан. Хәзер эшнең барлык детальләрен ачыклау өчен тикшерү бара.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев