Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанда ел башыннан бирле кече көймәләр белән бәйле вакыйгаларда 9 кеше һәлак булган

Бу хакта Татарстан транспорт прокуроры Фәрит Фәтхуллаев хәбәр итте.

"Быел инде республикабыз территориясендә кече көймәләр катнашында 7 бәхетсез очрак теркәлде. Кызганычка каршы, 9 кеше вафат булды", – диде ул, башка күзәтчелек органнары белән берлектә уздырылган рейд турында сөйләгәндә.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, профилактика чарасы су транспортын йөртү кагыйдәләрен бозган суднолар йөртүчеләрен ачыклауга юнәлдерелгән иде. Рейд нәтиҗәләре буенча 34 штраф язылан, 13 кече көймә штраф мәйданчыгына җибәрелгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев