Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанда дүрт боз кичүе дә ябылды

Һава температурасы югары күтәрелү сәбәпле Татарстанда барлык боз кичүләрен дә ябарга мәҗбүр булдылар.

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, кичә 18:00 сәгатьтән Идел буенча Аракчино - Югары Ослан, ә 22:00 сәгатьтән калган өч кичү дә ябылды. Исегезгә төшерәбез, әлеге кичүләр Идел аша Яшел Үзән районындагы Яшел Үзән - Түбән Карамалы, Чулман аша Мамадыш районындагы Соколка - Закамский һәм шулай ук Чулман аша Алабуга районындагы Покровский - Красный ключ маршруты буенча хезмәт күрсәтте.

Чыганак - интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев