Татарстанда дизель ягулыгы һәм АИ-98 бензины кыйммәтләнде
11-18 декабрьдә дизель бәясе уртача 0,14% ка арта, бу якынча 8 тиен тәшкил итә.
Хәзер бер литр дизель ягулыгы өчен якынча 59,77 сум түләргә туры киләчәк. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматлары сөйли.
Шулай ук, премиум-маркалы бензинга бәяләр артуы да билгеләнә. Аерым алганда, АИ-98 бәясе 0,08% ка яки 5 тиенгә артып, литры 66,06 сумга җиткән. Шул ук вакытта АИ-95 һәм АИ-92 маркалы бензин бәяләре кире тенденция күрсәтте, 0,07% (4 тиен) һәм 0,01% ка төште
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев