Татарстанда дефицитлы белгечлек табибларына 1 млн сум акча түләнәчәк
Татарстан хакимияте финанс стимуллары ярдәмендә хастаханәләрнең кадрлар составын көчәйтергә планлаштыра. Дефицитлы юнәлешләр буенча эшләү өчен республикага күченергә әзер медикларга бер миллион сум түләнәчәк.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тиешле инициативасы коррупциягә каршы экспертиза стадиясендә. Программа Россия төбәкләреннән һәм чит илдән килгән тәҗрибәле белгечләргә дә, уку йортларын яңа гына тәмамлаган студентларга да юнәлдерелгән.
Төп шарт – дефицитлы вакансиядә тулы ставкада эшләү һәм республиканың дәүләт сәламәтлек саклау системасында ким дигәндә өч ел хезмәт кую.
1 млн сумлык инвестиция табиблар өчен яңа урында урнашуда сизелерлек ярдәм булачак, шул ук вакытта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәүләт учреждениеләренә эшкә урнашучылар саны артачак.
НТР-24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев