Яшәеш
Татарстанда чагыштырмача җылы һава температурасы саклана
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 10 февральдә, аязучан болытлы һава торышы саклана.
Төнлә явымсыз булачак. Көндез исә урыны белән бераз кар явуы көтелә. Юлларда - бозлавык.
Һава температурасы Татарстанда төнлә - 5-10, аязган вакытта - 13 градус салкын булачак. Көндез бераз җылырак - 0-5 градус салкын булыр дип фаразланыла.
11 февральгә каршы төндә 10-14 градуска кадәр салкынайта, ди синоптиклар.
Чыганак - интертат.ру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев