Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда бәйрәм кичендә нинди һава торышы булачак?

Республиканың Гидрометүзәге начальнигы Феликс Гоголь халыкны шаккатырды.

Баш синоптик сүзләренчә, декабрь азагы бездә аномаль җылы һава торышы белән тарихка кереп калачак. Һава температурасының уртача торышы нормадан 9 градуска югарырак булган. 31 декабрь дә уртача күрсәткечләрдә әлләни аерылмаячак. Татарстанның күпчелек районнарында кар, көчле булмаган буран күзәтелергә мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 15−18 м тизлектә. Һава температурасы терекөмеш баганасының -5- -10 градус аралыгында булачак. Көндез -2 - -7 градус тәшкил итәчәк. 1 гыйнвардә исә юеш кар, урыны-урыны белән буран һәм бозлавык күзәтеләчәк.

almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев