Татарстанда быел кара елан тешләүнең беренче очрагы теркәлгән
Бу хакта «Татар-информ» яза.
Чаллыда 2025 елда елан тешләүнең беренче очрагы теркәлгән. 5нче шәһәр хастаханәсенә дача участогында кара елан тешләгән 50 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә медицина учреждениесенең матбугат хезмәте.
«Лесная поляна» бакчачылык ширкәтендә хатын-кыз кура җиләге куакларын чистартканда, үләннәр арасында булган еланны күрми. Елан шуышып киткәч кенә, үзен кара елан тешләгәнен аңлап ала.
Хатын-кыз медицина ярдәме сорап икенче көнне генә мөрәҗәгать иткән, ул вакытка инде аның аягы кызарган һәм шешкән була. Моңа өстәп, хәле начарланган, артериаль кан басымы күтәрелгән була. Кабул итү бүлеге табиб-терапевты Шахбози Шәмсидинзода елан чакканнан соң шунда ук хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртә.
«Без пациентка тиешле уколлар ясадык. Ул стационарның терапия бүлегенә госпитализацияләнде, анда ул дәвалануын дәвам итә. Хатын-кыз тиздән өенә кайтарылачак», – дип сөйләгән табиб-терапевт.
Фото: 5 нче номерлы шәһәр хастаханәсе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев